Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сабан туе гүзәле - 2023» шәһәр бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Ул - Гөлинә Бакирова.

Чаллының "Энергетик" мәдәният сарае сәхнәсендә «Сабантуй гүзәле - 2023» конкурсының финалы узды. Финалга татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек 11 кыз чыккан иде. Гөлинәдән кала, гүзәлләр арасында Гөлнур Закирова, Алия Сәйфиева, Аделина Сәлихова, Раилә Шәйхетдинова, Райна Сабирова, Айсылу Ишалина, Айгөл Габдрахманова, Лилия Гатина, Регина Дерябина, Лия Дәүләтшина бар иде.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесе үз тарихын 1993 елдан башлый. Ул татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 30 ел дәвамында бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан. Быел исә шушы көнгә кадәр кызларны сөендереп килгән таҗ белән хәситәне музейга тапшырып, җиңүчегә өр-яңасын кидерергә булганнар. 

Фото https://nabchelny.ru/ сайтыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев