Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Саба укучысы VIII Бөтенроссия музыкантлар конкурсы лауреаты булды

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Усманов Ильназ әлеге конкурсның 2 дәрәҗәле лауреаты булды.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Илназ Усманов VIII Бөтенроссия музыкантлар конкурсы лауреаты булды. Конкурс 24-28 гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Ачыш» дигән исем астында узды. Бу турыда http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусьтан һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.

Жюри әгъзалары академия һәм консерваторияләрнең танылган профессорлары иде. Алар һәр катнашучыны игътибар белән тыңлап, тиешле бәя бирде.

9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге категориядә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Усманов Ильназ чыгыш ясады һәм әлеге конкурсның 2 дәрәҗәле лауреаты булды.

«Бу конкурс яшь башкаручыларга үз осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм үз казанышларына шатланырга мөмкинлек бирә», диелгән хәбәрдә.

Фото: http://saby-rt.ru/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев