Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рус әдәбиятын 100 баллга бирдем!

Дөресен генә әйткәндә, бик тә көтелмәгән шатлык булды бу минем өчен.

Нәтиҗәләр билгеле булу белән, шалтыратмаган, язмаган кешем калмады, шулкадәр бәхетле хис иттем үземне!

Сезнең каршыгызда ел буе татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадага әзерләнүче 11нче сыйныф укучысы. Бөтен көчем, тырышлыгым, вакытымны олимпиадага сарыф иткәч, БДИ искә дә төшми иде, дөресен әйткәндә! Шөкер, Гран-при иясе булдым! Тырышлыгым юкка булмады.

Имтиханнарга бер атна кала әзерләнә башладым дисәм, көлке төсле тоелыр. Әмма бу чын! Рус әдәбиятыннан 100 балл җыермын дигән уй төшемә дә керми иде. Менә бит! Булды! Аллага шөкер!

Мине әзерләгән, булышкан, терәк булган һәрбер кешегә мең рәхмәт!

Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, СОлнЦЕ мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев