Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рөстәм Миңнеханов «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән укучыларны бүләкләде

«Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесе Калугада узды. Татарстаннан Казан шәһәренең 177нче лицеенда укучы алты бала иң яхшы яшь инспектор исемен яулау өчен көрәште.

Миңнеханов «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән мәктәп укучыларын бүләкләде

ФОТО: ТР ЮХИДИ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәпләрендә укучыларны «Имин тәгәрмәч-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе белән котлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе рәсми телеграм-каналында хәбәр итә.

«Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесе Калугада узды. Татарстаннан Казан шәһәренең 177нче лицеенда укучы алты бала иң яхшы яшь инспектор исемен яулау өчен көрәште. Алар барлык биремнәрне лаеклы рәвештә үтәде һәм иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Команда беренче урынны яулады.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы башланыр алдыннан узды. Балаларга бүләкләр һәм Мактау грамоталарын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев