Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рөстәм Миңнеханов: «Яшь буынга тәрбия бирү — бер генә көнлек эш түгел»

Бүген — 14нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады.

Ул чыгышында Республиканың еллык эшенә йомгак ясап, киләчәккә максат-бурычларны билгеләде.

«Көнбатыштан илебез яшьләренә тискәре идеологик йогынты ясау омтылышлары элеккечә дәвам итә» Рөстәм Нургали улы үз чыгышында. «Традицион рухи хәзинәләрне юкка чыгаруга, тарихи хәтерне бозып күрсәтүгә аеруча басым ясала.

Әлеге шартларда ватанпәрвәрлек тотрыклылыгыбызның какшамас нигезен тәшкил итәргә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларына нәкъ менә шушы фикерләрне тарату мөһим, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең әсәрләре шуларга нигезләнергә тиеш. 

Бу эштә балаларның һәм яшүсмерләрнең «Яшь армия», «Зур тәнәфес» дигән иҗтимагый берләшмәләренә, «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча укыту-методик үзәкләренә, волонтерлык отрядларына һәм оешмаларына зур роль бирелә.

Илебез Президенты башлангычы белән «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр оешмасы төзелде. Аның төп бурычлары — яшь буында илебез белән горурлану, Ватанны ярату хисе тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау.

Татарстан бу эштә актив катнаша: барлык муниципалитетларда җирле һәм башлангыч бүлекчәләр төзелде, бик күп яшьләр катнашында чаралар уздырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, яшь буынга тәрбия бирү — бер генә көнлек эш түгел. Балалар бакчаларының өлкән төркемнәре тәрбиячеләренә, мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә һәм урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортларының хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә.

"Беренчеләр хәрәкәте"нең барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләренең игътибарын бу очракта формаль эш итәргә ярамавына юнәлтәм. Яшь буынны тәрбияләүгә ихлас мөнәсәбәт булганда гына, без киләчәккә ышаныч белән карый алачакбыз.

Һичшиксез, балада ватанпәрвәрлек хисе, рухи-әхлакый хәзинәләргә тугрылык, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә гаиләдә халкыбызга хас булган җиргә, туган йортка мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт, эш сөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатларга нигез салына".

https://tatarstan.ru

Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.


Татарстан Рәисенең мөрәҗәгате ТР Дәүләт Советы депутатларының 46нчы утырышы кысаларында узды. Анда Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук республика муниципаль районнары лидерлары һәм министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары чакырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына беренче мөрәҗәгате 2010 елның 13 октябрендә булды. Шул вакыттан бирле чара ел саен үткәрелә. Анда узган еллык эшкә йомгак ясала,  киләчәк өчен планнар куела, шулай ук республика үсеше өчен төп юнәлешләр билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев