Россиянең 30 төбәгеннән балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак
Ачык ишек

Россиянең 30 төбәгеннән балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак

24-25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак.

Россиянең 30 төбәгеннән балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак

фото "Татар-информ" архивыннан.

24-25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак. Ул мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Катнашучыларга җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнәчәк өч юнәлешнең берсе буенча 3D-модельне мөстәкыйль проектлау һәм эшләү тәкъдим ителә. Шулай ук командаларга үз проектларын якларга кирәк булачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Конкурс Әлмәт политехник техникумының «IT — Куб» цифрлы белем бирү үзәгендә узачак.

https://tatar-inform.tatar

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев