Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Россиякүләм I Милли спорт төрләре буенча спартакиада талисманы рәсеме конкурсы игълан ителде

5-16 яшьлек балалар “I Милли спорт төрләре буенча спартакиада талисманы” Россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнаша ала.

 

Балалар өчен Россия күләмендәге I Милли спорт төрләре буенча спартакиада талисманы рәсем конкурсы игълан ителде.

Эшләрне тапшыру 2023 елның 18 апреленә кадәр дәвам итә, җиңүчеләр 25 апрель билгеләнәчәк. 5 яшьтән 16 яшькәчә булган яшь балалар “I Милли спорт төрләре буенча спартакиада талисманы” Россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен, Бөтендөнья татар конгрессы почтасына tatar-congress@mail.ru бер яисә берничә номинация буенча эшләрне теркәргә кирәк. Рәсемнәр jpeg, tiff, pdf форматларында кабул ителә. Файлда рәсемнең скан аша чыгарылган яисә фотога төшерелгән сурәте булырга тиеш. Рәсем бозылмаган, капланмаган, каралтылмаган, яктыртылмаган яисә кире ягы белән әйләндерелмәгән булырга тиеш.

Конкурс темасы: 2023 елның 18-20 августта Чиләбе өлкәсе Коншак районы Коншак авылында I “Без татар” Милли спорт төрләре буенча узачак спартакиаданың талисманын уйлап табу.

Конкурсның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар арасында буыннан буынга күчә торган милли спорт төрләребез, борыңгы татар уеннарыбыз хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру һәм ныгыту, үстерү.

https://tatar-congress.org/yanalyklar/rossiya-kylemendege-i-milli-sport-torlere-buencha-spartakiada-talismany-reseme-konkursy-iglan-itelde/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X