Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Россиядә мәктәп формасының яңа стандартын расладылар

Мәктәп формасының яңа илкүләм стандарты киләсе елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.

Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт) мәктәп формасының яңа илкүләм стандартын раслады, ул киләсе елның 1 июленнән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

ГОСТ башлангыч, төп һәм урта сыйныф укучылары өчен тукыма һәм трикотаждан җитештерелгән формага кагыла. Аяк киеме белән спорт киеме керми, дип билгеләп үтелә. Стандарт шулай ук мәктәп формасының төсен, фасонын һәм ассортиментын билгеләми. Аның төп таләбе — кием куркынычсызлык һәм сыйфат күрсәткечләренә билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.

Стандартны куллану ирекле. ГОСТ таләпләрен кием этикеткасына тиешле маркировка куючы җитештерүчеләр үтәргә тиеш була.

ГОСТ буенча җитештерелгән киемне сатып алганда аның сыйфатына һәм ныклыгына ышанырга була, дип билгеләп үтте Россия сыйфат системасы (Роскачество) җитәкчесе Максим Протасов.

Росстандарт башлыгы Антон Шалаев сүзләренчә, ГОСТ ата-аналарга балаларына көненә берничә сәгать буе киеп йөрү өчен яхшы форма сайларга ярдәм итәчәк.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев