Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Россия югары уку йортлары абитуриентларны кабул итә башлый

6 университетта югары белем бирүнең яңа системасына күчү буенча сынау проекты дәвам итә.

20 июньдә Россия югары уку йортлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Бу хакта «Российская газета» яза.

Бу кампаниядә элеккечә бакалавриат программаларына керергә мөмкин. Әмма 6 университетта югары белем бирүнең яңа системасына күчү буенча сынау проекты дәвам итәчәк. Анда «бакалавриат» төшенчәсе булмаячак, ә белем дәрәҗәсе «югары» һәм «махсуслаштырылган югары» (магистратураның аналогы) дип бүленәчәк.

2026 елдан яңа система тулы көченә эшли башлаячак: аңа Россиянең 1 меңнән артык югары уку йорты күчәчәк. Бүген моның өчен 180 яңа белем бирү программасы эшләнде.

Әмма әлегә игътибар үзәгендә хәзерге абитуриентлар тора. Алар өчен югары уку йортларына 2024/2025 уку елына 620 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, шуларның 28,5 меңе яңа төбәкләр өчен каралган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев