Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Россия Геройлары Татарстан укучылары өчен «Батырлык дәресләре» үткәрәчәк

29 августтан 2 сентябрьгә кадәр Россиянең 20 героеннан торган делегация балалар белән очрашуларда булачак.

29 августтан 2 сентябрьгә кадәр Россиянең 20 героеннан торган делегация балалар белән очрашуларда булачак. Очрашулар «Ватан геройлары вахтасы» проекты кысаларында үтә. 

Алар Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарының һәм Казанның кадет мәктәпләрендә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында үтәчәк дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән минстрлыгы сайты.

«Геройларны искә алу вахтасы» проекты — мәктәп укучылары өчен илебезнең батыр кешеләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Укучыларның Россия геройлары белән турыдан-туры аралашу, патриотизм рухын тою һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге бар.

Геройлар арасында Әфганстан сугышы заманы һәм бүгенге көн каһарманнары да бар. Балаларга батырлыклар тарихын тыңлау кызыклы булыр дип ышанам", — дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Мәктәпләрдәге очрашулардан тыш, Россия Геройлары делегациясе Татарстан җитәкчелеге белән очрашачак, истәлекле урыннарга, шулай ук геройларның каберлекләренә чәчәкләр салачак.

Геройлар арасында 1995 елда Грозныйны штурмлауда катнашучы Александр Борисевич, төркеме белән 2002 елда Грузия террорчыларның үтеп керүен туктатучы Руслан Кошкин һәм башкалар бар.

Шулай ук мәктәп укучылары өчен спикер булып Чувашиядә туган Николай Гаврилов чыгыш ясый, ул 80-нче елларда җиде ел дәвамында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Николай Гаврилов МИ-8, Ми-24 һәм Ми-26 вертолетларында 2 меңгә якын хәрби очыш ясый.

https://mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев