Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Роспотребнадзор укучыларның гаджетлар куллану вакытын чикләргә киңәш итте

Мәктәпләрдә телефоннарны тыю мәсьәләсен федераль закон дәрәҗәсендә чикләү планлаштырыла.

 

«Бөтен әйбернең дә чамасы булырга тиеш, белем бирү процессында һәм өйдә булган  вакытларда төрле гаджетларны куллану уртача булырга, ял һәм физик активлык белән чиратлашырга тиеш.

Югыйсә күзләргә  һәм сәламәтлеккә зыяны бар. Әйтик, хәзер Россиядә 10%  балалар һәм яшүсмерләренең йокы режимын бозуы  күзәтелә, чөнки алар төннәрен нинди дә булса җайланмалардан файдалана», – диде «Российская газета»га биргән әңгәмәсендә куркынычсыз интернет Лигасы башлыгы Екатерина Мизулина.

Бүгенге  белем бирү процессы интерактив төс ала бара.  Шунлыктан, әйтик, 1-3 сыйныф укучылары өчен дәрестә интерактив тактаны куллану  20 минуттан, ә 4-11 сыйныфлар өчен - 30 минуттан артмаска тиеш.

Укыту фильмнарын һәм программаларын күрсәткәндә, биш-җиде яшьлек балаларга 5-7 минут, 1-4 сыйныф укучылары өчен - 10 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 15 минуттан артмаска тиеш.

1-2 нче сыйныф укучыларына шәхси компьютер белән 20 минут, 3-4 сыйныфларда - 25 минут, 5-9 сыйныфларда - 30 минут, 10-11 сыйныфларда - 35 минут кулланырга тәкъдим ителә. Ә 1-2 сыйныфларда планшетларны 10 минуттан да озаграк кулланырга ярамый, 3-4 сыйныфларда - 15 минут, 5-11 сыйныфларда - 20 минут.

Мәктәпләрдә телефоннарны тыю мәсьәләсен федераль закон дәрәҗәсендә чикләү планлаштырыла. Куркынычсыз интернет үзәге координаторы Урван Парфентьев билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә телефоннарны тыю мәсьәләсен федераль закон дәрәҗәсендә хәл итү планлаштырыла, хәзерге вакытта ул Дәүләт Думасын һәм Федерация Советын узган.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев