Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм Фонды булдырылды

20нче февральдән Роберт Миңнуллин исемендәге Фонд эшчәнлеге кысаларында «Шигърияткә сәяхәт» исемле республика балалар бәйгесе старт алды.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗади мирасын саклап калу, популярлаштыру һәм киләсе буыннарга түкми-чәчми җиткерү максаты белән Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм Фонды үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу хакта Роберт абый Миңнуллинга багышланган телеграм каналда хәбәр ителә.

20нче февральдән Роберт Миңнуллин исемендәге Фонд эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган беренче чара - Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган "Шигърияткә сәяхәт" исемле республика балалар бәйгесе старт алды. Бәйге Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә оештырыла. 

Бәйге балалар һәм яшьүсмерләр арасында Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнү, популярлаштыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен барлау, үстерү, Роберт Миңнуллин иҗаты аша балаларда һәм яшүсмерләрдә татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уяту һәм тәрбияләү йөзеннән оештырыла. Җиңүчеләрне котлау тантанасы оффлайн форматта узар дип планлаштырыла. 

Иҗат белән кызыксынучы, Роберт абыйларының шигырьләрен яратучы 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр әлеге бәйгедә катнашып үз көчләрен сынап карый һәм Шагыйрь абыйларының иҗатын саклап, популярлаштыруда да үз өлешләрен кертә алалар. 

Бәйге 20нче февральдән 2нче апрельгә кадәр 3 этапта 4 номинациядә үтә:

1. Роберт Миңнуллин әсәрләренә иллюстрация.

2. Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны башкару.

3.  Шигърияткә беренче адымнар.

4. Роберт Миңнуллин әсәренә иң яхшы бәяләмә (отзыв).

Тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча танышып була http://rdb.tatar/ru/resursy/konkursy/401-vnimanie-novyj-konkurs.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев