Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар иҗаты бәйгесенә 900дән артык гариза килгән

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенә 900дән артык гариза килгән.

 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенә 900дән артык гариза килгән.

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара.

«900дән артык гариза килүе гаҗәп тә түгелдер, бу Роберт Миңнуллинның балалар өчен кадерле һәм популяр булуыннан да киләдер», - диде бәйге оештыру инициативасы белән чыккан Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды җитәкчесе, шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова кичәне башлап.

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева сыйфатлы эшләрнең бик күп килүе һәм бәяләүнең гаять катлаулы булуын ассызыклады.

Бәйгенең жюри әгъзасы, Роберт Миңнуллинның фикердәше булган күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов нәфис сүз номинациясен тәбрикләргә чыккач җиңүчеләрне бәхәсләшә-бәхәсләшә билгеләүләрен әйтте.

  • Бәйге өч яшь категориясендә дүрт номинациядә игълан ителгән иде.
  • Бәйгене Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә уздырды.

https://tatar-inform.tatar/news/robert-minnullin-isemendage-balalar-iaty-baigesena-900dan-artyk-gariza-kilgan-5870116

Финалистлар исемлеген Роберт Миңнуллинга багышланган телеграм каналда игълан иткәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев