Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс дәвам итә

Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итте.

Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларында үткәрелә. Конкурста аерым авторлар һәм авторлык коллективлары катнаша.

Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре»
• «Иң яхшы комикс»
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»
• «Иң яхшы балалар шигыре»

Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

https://belem.ru/node/8932

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев