Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган “Шигърияткә сәяхәт” иҗади бәйгесендә катнашыгыз!

Бәйгедә катнашырга теләге булган балалар Чаллы үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлегендә Роберт Миңнуллинның күп санлы китапларын сайлый ала.

Талантлы шагыйребез Роберт Миңуллин шигырьләрен ошатып укымаган бала юктыр ул. Алар кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык җиңел телдә язылганнар. Быел язучының гаиләсе Роберт Миңнуллин исемендәге фонд булдырды. Һәм, мәгълүм булганча, әлеге фонд шагыйрь исемен йөртүче Республика балалар китапханәсе белән берлектә Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, укучы балаларны иҗади эшчәнлеккә өндәү, татар теленә игътибарны арттыру максатыннан “Шигърияткә сәяхәт” дип аталган иҗади бәйге игълан итте.

 

Бәйге хакында тулырак ► «Шигърияткә сәяхәт»

 

Бу иҗади бәйгедә 5-14 яшьлек балалар катнаша ала. Рәсем ясарга яратучылар шагыйрь иҗатына багышланган рәсемнәр ясап яки Роберт Мөгаллим улының шигырьләрен яттан укып, аның сүзләренә язылган җырларны җырлап күрсәтеп яисә аның әсәрләре хакында язма язып та көч сынаша ала.

Бәйгедә катнашырга теләге булган балалар Чаллы үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлегенә килеп, Роберт Миңнуллинның күп санлы китапларын сайлый ала. Шигърият сөюче кадерле балалар, сезне китапханәбездә көтеп калабыз!

 

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X