Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» бәйгесенең сайлап алу туры башланды

Бәйгегә барлыгы 800дән артык гариза килгән.

Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган "Шигърияткә сәяхәт" бәйгесенең сайлап алу этабы башланды. Бу хакта Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган телеграм каналда хәбәр ителә.

«Бәйгегә килгән гаризалар саны 800 дән артык. Барлык катнашучыларга, аларның ата-аналарына һәм җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Бәйге нәтиҗәләрен тиздән игълан итәрбез!» диелә хәбәрдә.

Бәйгенең жюри әгъзалары:

  • Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Мөхәммәтгәрәева Ирина Дамир кызы,
  • директор урынбасары Фәттахова Лилиана Альянс кызы,
  • китапханәче Мөсәбирова Розалина Мирсәяф кызы,
  • фәнни-методик бүлек җитәкчесе Шәрипова Светлана Әмирҗан кызы,
  • Р.Миңнуллин исемендәге Фонд җитәкчесе Сабирова Таңсылу Роберт кызы,
  • Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Шәехов Ленар Миннемөһим улы,
  • ШАЯН ТВның дубляж студиясе җитәкчесе Әдиятуллина Роза Рәшит кызы,
  • Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге җитәкчесе Галиәхмәтова Айсылу Фарс кызы,
  • Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге җитәкчесе Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы,
  • балалар шагыйре Шәрәпова Йолдыз Әдип кызы.

Роберт Миңнуллин исемендәге Фонд эшчәнлеге кысаларында «Шигърияткә сәяхәт» исемле республика балалар бәйгесе хакында тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/robert-minnullin-isemendage-tatar-adabiiatyna-ham-sangatena-iardam-fondy-buldyryldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев