Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Республика балалар китапханәсендә «Доктор Китапкин» дигән яңа проект старт алды

Волонтерлар клубы дәресләрендә балалар һәм аларның әти-әниләре китапларны ремонтлау кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.

Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә «Доктор Китапкин» волонтерлар клубы ачылды. Волонтерлар клубы дәресләрендә балалар һәм аларның әти-әниләре китапларны ремонтлау кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.
Доктор Китапкин проекты уен белән хезмәтне берләштерү, шулай ук яңа белемнәр туплауны күз алдында тота. Ә китапларны ремонтлау мавыктыргыч эшкә әвереләчәк, дип вәгъдә итә оештырыучылар. Төзекләндерелгән китаплардан күргәзмә ясалачак. 
2023 елның 4нче февралендә 16.00 сәгатьтә узачак беренче дәрестә укучылар китап төрләре һәм әдәбият жанрлары турында беләчәкләр. Дәреснең гамәли өлешендә балалар кораллар белән эшләү буенча куркынычсызлык техникасы белән танышачаклар, шулай ук «авыру китапларга диагноз куярга, аларга дәва билгеләргә, һәм, әлбәттә, китапны дәваларга» тырышачаклар.
https://web.telegram.org/k/#@rdb_rt81

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев