«Репетиция» балалар театр студиясенә кастинг үтәчәк
Ачык ишек

«Репетиция» балалар театр студиясенә кастинг үтәчәк

31 август көнне Актерлар йортының тамаша залында «Репетиция» балалар театр студиясенә кастинг узачак.

2024 елның 31 августында 12: 00 сәгатьтә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының тамаша залында (Щапов ур., 37 йорт) «Репетиция» балалар театр студиясенә 3 яшь төркеме буенча кастинг узачак:

  • Кече төркем (татар һәм рус телләрендә) 8-10 яшь;
  • Урта төркем (татар телендә) 11-13 яшь;
  • Өлкән төркем, театр вузларына керергә әзерләнү (рус телендә) 14-17 яшь.

Кастингта катнашучыларга түбәндәге биремнәргә әзерләнергә кирәк:

  • 1. Мәсәл, проза, шигырь.
  • 2. Вокал (1-2 җыр A capella).
  • 3. Өч өлешкә бүленгән музыкаль композиция буенча стихияләргә (су, һава, ут) туры килә торган бию-импровизация.

Композициягә сылтама https://drive.google.com/file/d/14jTaqYN9RJQhSZlg1gMZ2nHOTLmJQhgO/view

  • 4. Музыка сайларга һәм яраткан персонажыңны (хайван, мультфильм, китап яки фильм герое) тән пластикасы аша 1 минуттан да артмаган бию аша күрсәтергә.

Регистрация өчен сылтама https://forms.gle/L8FudfBNFtFgYTPr5

Бу хакта тулырак https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2334366.htm

Фото Фрипик сайтыннан.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев