Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәхмәтем чиксез сиңа!

Ачык йөзле, тәмле телле, изге киң күңелле, мәрхәмәтле күршем – Мөнәвәрә апага без хәзер дә чиксез рәхмәтле.

Онытасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә, дип юкка гына җырларда да җырланмый ул.

Минем дә онытасым юк беркайчан да дип әйтәсем килә... Әйе, тарихка күз салыйк әле. 1979 нчы елның 3 нче мае... Газиз, сөекле, кадерле ӘНИЕБЕЗ – Газизова Миннекамал Зыятдин кызы, 54 яшендә, каты авыру сәбәпле, безне, 4 баласын мәңгегә ташлап, арабыздан китеп барды. Ул шушы елның 29 нчы февралендә (кәбисә ел иде) өйдән республика хастаханәсенә китә hәм үз аягы белән әйләнеп кайту бәхете аңа елмаймый. Без бик яшьли 4 нарасый мәңгелеккә ятим калдык. Сеңелем – Алсу 3 нче, мин 7 нче сыйныфта, абыем – Наил (1987 нче елда үзе дә Тукай яшендә – 26 яшьтә вафат була) авыл хуҗалыгы институтының I курс студенты, ә апам – Наиләгә 21 яшь. Әтиебез – Фәйзелхак 52 яшьтә 4 бала белән ятим калды. Шушы бик тә авыр, хәсрәтле, кайгылы минутларда мәет хәстәрен күрүче, безне юатып йөрүче газиз күршебез – Мөнәвәрә апа Мәгъсүмҗан абый кызы Габдрахманованың изгелекләрен, кешелеклелеген, ярдәмчеллеген 44 елдан соң да сөйләп бетерерлек түгел. Мөнәвәрә апа бар эштә дә башлап йөрде: кәфенлек ягын да кайгыртты. Безнең сандыкта кәфенлек булмагандыр инде. Шыпырт кына өеннән кәфенлек тә, 2 ап-ак өр-яңа простыня алып чыгып җәйде. Кичтән морҗабызны да таш суы белән агартып алучы шул күршебез, игелекле Менәвәрә апабыз булды. Без бик тә яшь булу сәбәпле, үлем-китемнең алдын-артын хәстәрли белми идек әле. Әниебезне соңгы юлга озаткач, аш хәстәрләрен дә ул башлап йөрде. Шушы кешелеклелек сыйфатлары аны, аллага шөкер, исән-сау йөртә. Безгә булган яхшылыклары мәңге онытылмый.

Ачык йөзле, тәмле телле, изге киң күңелле, мәрхәмәтле күршем – Мөнәвәрә апага без хәзер дә чиксез рәхмәтле. Туган авылым – Югары Якегә чыксам, иң беренче эш итеп күршемә керәм. Аңа күчтәнәчемне биреп, үткәннәрне күз яшьләре белән искә алабыз. Төннәр буе сөйләшеп утырсак та, беркайчан да сүзебез бетми. Шундый кешелекле, ярдәмчел, кадерле күршем булуы белән мин чын күңелдән горурланам. Бүгенгедәй шат, көләч йөзле, кадерле күршекәемә озын озак гомерләр телим. Ул бик матур картлык кичерә: төпчек улы Рафил, яраткан килене Гөлнур тәрбиясендә әле дә булганына шөкер итеп, сөенеп-шатланып яши. Балаларына куанып, оныкларына шатланып, каралты-курага куз-колак булып, озак еллар саулык белән яшәсә иде, дигән теләктә калам.
Рәзинә Гусамова, Мамадыш районы, Кече Сон төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев