Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды.

Биредә озак еллар хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучыларны һәм бүгенге коллектив хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Әлеге кичәдә укытучыларга карата бик күп матур сүзләр яңгырады. Бәйрәмне гимназия директоры Лиза Рихман кызы Нәбиуллина котлау сүзеннән башлап җибәрде. Тамаша төрле концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар яраткан укытучыларына карата хөрмәтен җыр-бию, шигырь һәм юмор аша җиткерделәр. Концертта хәтта укучыларның әти-әниләре дә чыгыш ясады. Әйтик, танылган алып баручы Резеда Ганиева, җырчы Нияз Хәмәтшин һәм гаилә дуэты Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновларның балалары шушы гимназиядә белем ала. Алай гына да түгел, кайбер әти-әниләр үзләре дә шушы уку йортын тәмамлаган булган икән.

Кичәне 8В һәм 9В сыйныфы укучылары Альзана Хәмәтшина, Таңсылу Ганиева, һәм аларның әти әниләре – Нияз Хәмәтшин һәм Резеда Ганиева алып барды.

Әлеге концертны әзерләүдә күп көч куйган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Әзһәм кызы Нурисламова ветеран укытучылар белән булган хәтирәләрне яңартты. Һәм кунакларны чәй табынына дәште.

Бу көн мөхтәрәм укытучылар хәтерендә әле озак еллар сакланыр. Бәйрәм белән Сезне, укытучылар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев