Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәхмәт Сезгә, укытучым!

Без сыйныфта дүрт укучы белем алабыз. Сыйныф җитәкчебез - биология, химия, география укытучысы Фирдәүсә Әхмәтхан кызы.

Фирдәүсә апа безнең белән бер ел гына эшли. Шушы бер ел эчендә ул безне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әдәплелек - безгә сеңдергән иң беренче сыйфаты. Кирәк чакта яклады, урыны белән әрләде дә. Безнең сыйныфта тәртипсезлекләр дә күзәтелә иде. Укытучы апам сыйныфта гел чиста булырга тиеш дип әйтеп торды. Сыйныфташларым белән без аны белсәк тә, тормышка ашыра алмый идек. Фирдәүсә апа безнең сыйныф җитәкче булгач, барысы да үзгәрде. Укытучымның тырышлыгы өчен, мин бик рәхмәтлемен!

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы Иске Комазан авылы, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев