Рәсемнәре мультик сыман
Күптән түгел почтабызга бик матур рәсемнәр килде. Карагыз әле нинди ябалак. Ул, сине бик яхшы белгән кебек, туп-туры күзеңә карап утыра. Шулай ук төрле стильдә ясалган табигать күренешләре дә бик ошады безгә.
Рәсемнәрне Сафина Кузнецова ясап җибәргән. Сезне дә бу яшь рәссамчы белән таныштырырга булдык әле.
– Сәлам, Сафина, син кайсы мәктәптә укыйсың?
– Мин «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең 7нче сыйныфында укыйм. Гимназиябез әле яңа гына ачылса да, мин инде дуслар да табып өлгердем. Сыйныфыбыз дус, бергә матур бәйрәмнәр үткәрәбез, бер-беребезгә гел ярдәм итеп торабыз. Әлеге язманы укучы сыйныфташларыма, укытучыма зур сәламнәр җиткерәм.
– Рәсемнәрең бик матур. Син кайда шөгыльләнәсең?
– Рәхмәт. Мин рәсем мәктәбендә укыйм, шунда төрле стильдә рәсемнәр ясарга өйрәнәм. Әле икенче генә елымны укыйм, тик бу шөгыль күңелемә бик якын.
– Беренче рәсемеңне хәтерлисеңме? Нәрсә ясаган идең?
– Юк хәтерләмим шул. Тик әнием әйтүенчә, мин кечкенәдән үк рәсем ясарга яратканмын.
– Күбрәк нәрсә ясарга яратасың?
– Пейзаж, чөнки мин табигатьне бик яратам. Барлык ел фасыллары да үзенә күрә матур һәм төрле.
– Син ясаган стиль ничек дип атала?
– Барлык стильләрне дә яратам. Рәсемнәрем арасында күп төрлеләре очрый. Ләкин минем стилемне «мультяшный» дип әйтер идем.
– Рәсемнән кала тагын нәрсә белән кызыксынасың?
– Мин волейбол уйнарга яратам, шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнәм. Кул эшләре миңа ниндидер рәхәт тынычлык бирә.
– Киләчәктә кем булырга телисең?
– Архитектор буласым килә. Архитектор булыр өчен дә рәсем ясый белү кирәк.
– Иң зур хыялың нинди?
– Санкт-Петербургта яшәү! Эх, шул хыялым тормышка ашсын иде!
– Бар теләкләрең чынга ашсын, Сафина, уңышлар сиңа!
Ай Кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев