Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булдылар

17-23 апрель көннәрендә Н.П. Огарёв исемендәге Мордовия дәүләт университеты базасында математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Йомгаклау этабында Россиянең 75 төбәгеннән 455 укучы катнашты.

Олимпиадада Татарстанны Казан һәм Чаллы мәгариф учреждениеләреннән 38 укучы тәкъдим итте. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 2 укучы җиңүче һәм 20 бала - призёр булды.

Җиңүчеләр - 10 сыйныф укучысы Ралина Йосыпова һәм 11 сыйныф укучысы Галия Шәрәфетдинова. Ике кыз да Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицееннан. Исегезгә төшерәбез, әлеге ике укучы күптән түгел кызлар өчен дәрәҗәле Европа математика олимпиадасында җиңүчеләр булдылар.

Математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында 7 сыйныф укучысы Максим Большаков, 10 сыйныф укучысы Андрей Евстафьев, 11 сыйныф укучысы Булат Харисов җиңүче булды. Өчесе дә Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернаттан. Шулай ук тугызынчы сыйныф укучысы Тимур Галимов, унынчы сыйныф укучылары Әсгать Хөснуллин һәм КФУның Лобачевский исемендәге лицей укучысы Раил Ягъфәров призерлар дип табылды.

Казанның Мәскәү районы Ж.А. Зайцев исемендәге 122 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы София Вәлиева; тугызынчы сыйныф укучылары - Дамир Солтанов, Данияр Газизов, КФУның «IT-лицей» гомумбелем бирү интернат-мәктәбеннән унынчы сыйныф укучысы Регина Сабирҗанова шулай ук олимпиада призерлары булдылар. Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей вәкилләрен дә билгеләп үтәргә кирәк: 9 нчы сыйныф укучысы Әмир Вәлиәхмәтов, 10 нчы сыйныф укучысы Илнур Хәмидуллин, унберенче сыйныф укучылары Альберт Чепкунов һәм Владислав Шведов.

Казан Вахитов районы «СОлНЦе» урта гомумбелем бирү интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Тимур Гыйззәтуллин һәм Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе вәкилләре - тугызынчы сыйныф укучысы Яна Магизова, Ильяс Аетдинов, Макар Рипенко, Альбина Халитова призлы урыннарны яуладылар.

Балалар олимпиада математикасы бурычларын хәл итүдә югары осталык күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев