Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ралина Ибраева: «Туган тел»не туганнан бирле беләм!

Казахстанның «Qazaqstan Даусы. Балалар» шоу-проектында Казан кызы Ралина Ибраева «Туган тел» җырын башкарып, киләсе турга узды.

«Туган тел» җырын белмәгән кеше бармы дөньяда? Гимн дип әйтерлек бит ул – безнең аны күп тапкырлар ишеткән һәм үзебез дә җырлаган бар. Әмма Казан кызы Ралина Ибраева башкаруында ул бөтенләй башкача – тагын да матуррак, моңлырак яңгырады.

 

Казахстанның бездәге «Голос. Дети»га охшаган  «Qazaqstan Даусы. Балалар» шоу-проектында башкарды ул «Туган тел»не. Һәм жюри әгъзаларын – дәрәҗәле сәнгать эшлеклеләрен шаккаттырып (остазлар бөтенесе дә борылды!), киләсе турга узды.

 

Кыз беренче борылган җырчыны – Ninety One төркеме солисты Алемны сайлады.

Ралинага 11 яшь. Ул башкаланың «Унбер» лицеенда, 5нче сыйныфта укый. 5 яшеннән вокал белән шөгыльләнә. Педагогы – Альбина Казыйханова.

 

Бу аның мондый зур проектта беренче генә катнашуы түгел – «Голос. Дети» проектында Егор Крид командасында уңышлы чыгыш ясаганы да, «Детская Новая волна» проектының ярымфиналына чыкканы да булган.

 

Казахча да аңлыйм икән!

Ә Казахстандагы «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектына Ралина ничек килеп эләккән соң? Узган ел Мәскәүгә «Голос. Дети»га баргач, Казахстаннан килгән малайлар-кызлар сөйләгән аларга әлеге проект турында. Һәм быелгы кастинг игълан ителгәч, Ралинаның катнашып карыйсы килгән. Нәрсә кызык – Ралинага татарча җырларга оештыручылар үзләре тәкъдим иткәннәр. Нинди җыр сайларга дигән сорау исә туып та тормаган – Ралина шундук «Туган тел»не сайлаган.

 

– Моңа кадәр «Туган тел»не җырлаганың бар идеме соң? – дип сорыйбыз Ралинадан.

– Әлбәттә, – дип җавап бирә кыз. – Мин аны туганнан бирле беләм бугай. Айгөл Хәйри, Марат Галимовлар белән Туган тел бәйрәмендә опера һәм балет театрында җырлаган идек.

– Ә казах теленең татарчага бик якын булуы сиңа ничек тәэсир итте? Гомумән, Казахстан турында тәэсирләрең нинди?

– Казахстан – бик кунакчыл ил. Безнең монда туганнар да бар, дуслар да күп.  Монда килгәч тә, күп дуслар таптым инде мин. Телләр дә охшаш. Мин күп сүзне аңлыйм.

– Татар теле кирәк булды, дип уйладыңмы?

–  Кирәклегенә шикләнгән дә юк. Әби белән бабай гел татарча сөйләшәләр бит минем белән. Аннары мәктәптә дә татар теле дәресләре бар.

 

Дәрес дигәннән

– Дәресләрне күп калдырырга туры килсә дә, әйбәт укый Ралина, – дип сөйли сыйныф җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина. – Биология, тарих, рәсем дәресләрен бик ярата. Һәрвакыт шат күңелле ул, дусларына ярдәм итәргә әзер. Без дә, сыйныфыбыз белән, аның хәлен белешеп торабыз, һәм, һичшиксез, җиңәр дип ышанабыз.

Ралинаның дәресләре бүген Астана шәһәрендә уза һәм репетицияләрдән, остазлар белән очрашулардан, телевидениега төшүләрдән тора. Кыскасы, көннең ничек узганы сизелми дә. Әмма... әмма Казан барыбер сагындыра, ди кыз.

Проектның чираттагы баттллары эфирга июнь башында чыгачак.

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев