Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабы дөнья күрде

Бүген «Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

Рафис Корбанның яңа китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Язучы геройларын гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә. «Бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде», - ди автор.

Балалар язучысы Рафис Корбанда «Тәүбә көне» повестен язу идеясе ун ел элек, язучы Галимҗан Гыйльманов кичергән бер маҗараны ишеткәч барлыкка килгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rafis-korbannyn-tauba-kone-dip-atalgan-kesa-kitaby-donya-kurde-5859532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев