Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Пыяла...

Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр.

Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Чаллыда яшәүче яшүсмер белән аянычлы хәл булды.

Юлдан барганда, ул пыялага баскан. Аны кроссовкасы да саклап калмаган. Пыяла, аяк киеме аша үтеп, аның аягын җәрәхәтләгән. Нәтиҗәдә, аның бер бармагы хәрәкәтсез калган: буын сеңере өзелгән. Малайга операция ясаганнар. 

Дустым, урамда яткан шешәләрне күрсәң, кызык өчен дип аларны ватып уйнама. Пыяла бик куркыныч нәрсә бит. Кешеләр йөри торган урында пыяла ятканын күрсәң, аны сак кына алып, чүп савытына ташла. Андый мөмкинлек булмаса, бу урынны читләтеп үт, олыларга әйт. Пыялага киселсәң, тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. 


Укучыбыз фикере

Бармакның хәрәкәтсез калуы кызганыч булган инде. Пыяла савытларны ватып уйнауны тыярга була. Видеорегистратор куеп, штраф түләтеп... Һәркөнне волонтерлар үзләре киселмичә генә җыештырса, яки түләүле җыештыру эше оештырырга да була. 
Без урамда күргән пыяла савытларны һәрчак җыябыз. Аны, гадәттә, җиңел машина белән йөрүчеләр ташлап китә. Гадәттә, алар олы кешеләр.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев