Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Пушкин безнең күңелдә

2024 елда Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула.

Түбән Кама районы китапханәләр системасында бу ел шушы язучыга багышланган. Александр Сергеевич Пушкин рус һәм дөнья әдәбияты гение.  Пушкин – рус әдәбияты тарихында тулы бер чор. Рус әдәби теле Пушкиннан башланган дип төгәл әйтергә була. Нәкъ менә Александр Сергеевич үз әсәрләрендә шул чорның милли һәм дөнья әдәбиятының иң яхшысын берләштерә алган. Ул әдәби телне һәм үзенчәлекле халык сөйләмен якынайта. Пушкин рус теленең байлыгын, аңлаешлылыгын, җайлылыгын  данлый.

А.С. Пушкинны искә алу безнең 7нче балалар китапханәсе өчен бик үзенчәлекле үтә. Без чараларны балалар белән генә түгел, яшүсмерләр һәм олылар белән дә үткәрәбез. Шундый чараларның берсе – ул “Пушкин картасы” проекты кысаларында шәһәребезнең күп профильле көллиятендә укучы студентлар белән үткән “Нескучный Пушкин”исемле интеллектуаль уен. Чыннан да, исеменә туры килеп, безнең чара бик күңелле үтте. Командаларга бүленеп, яшүсмерләр үзләрен бик белемле, язучының әсәрләре белән кызыксынучан, шаян һәм юморлы  итеп күрсәттеләр. Алар игьтибарына 9 раунд тәкъдим ителде, арасында “Әкиятләр илендә”, “Игътибарсыз дусның хаты”, “Кара тартма”, “Мин язучы” исемлеләре дә бар иде. Һәр катнашучы  уенга үз өлешен кертеп, “Лицейчылар” командасы җиңүче булып чыкты.

Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, телебез белән әдәбиятыбызны онытмаска ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев