Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Питрәчнең Шәле авылында мәктәп укучысы үзенчәлекле кар чанасы уйлап тапкан

Питрәчнең Шәле авылында унберенче сыйныф укучысы Мөхәммәтзәкәрия Батыршин «21 гасыр кулибиннары» республика яшь уйлап табучылар олимпиадасында җиңү яулады.

Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

2020 елда алар укытучылары белән бергә снегокат-велошаг төзегән. Бу үзенчәлекле кар чанасы, анда велосипед педальләре белән йөрергә мөмкин. Аны алар технология буенча олимпиада өчен өч ай буе эшләгән һәм республика этабында призерлар булды. Быел үзләре уйлап тапкан җайланмаларын «21 гасыр кулибиннары» конкурсында тәкъдим итәргә карар иткәннәр һәм «Хезмәт күрсәтү һәм ял итү өлкәсе» номинациясендә җиңүчеләр булды.

«Технология укытучысы Алмаз Мөхетдинов ярдәмендә мин уйлап табу эшчәнлегенә тартылдым. Җиденче сыйныфтан ук без аның белән төрле олимпиадаларда катнашабыз һәм үз проектларыбызны тәкъдим итәбез», – дип сөйләде егет.

Республика конкурсында якынча 400 кеше катнашты, шуларның 105е финалга чыкты.

Бу хакта https://tatar-inform.tatar/ хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев