Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Питрәч районында балалар өчен палаткалы лагерь эшләячәк

Палаткалы лагерьда смена 1 июльдә башлана. Лагерь хәрбипатриотик, спорт һәм иҗат юнәлешләрендә эшли.

Питрәч районында балалар өчен палаткалы лагерь эшләячәк. Ул «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагеры территориясендә зур полигонда урнашкан. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә. 

«Лагерь сменасы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 балага исәпләнгән. Бездә хәзерге вакытта ике төрле палатка бар: хәрби һәм туристик. Алар алтыдан утызга кадәр кешене сыйдыра. Территория торак, санитар-көнкүреш һәм спорт зоналарына бүленә», – дип сөйләде палатка сменалары җитәкчесе Алена Буздалова.

Балалар белән төрле педагоглар шөгыльләнә, алар арасында кул көрәше һәм катнаш көрәш сәнгате буенча тренер Никита Һадиев, 20 еллык стажлы укытучы, татар театры җитәкчесе Елена Галәветдинова, спорт туризмы буенча тренер Артур Газизов, тренер Николай Иванычев, активист Саимә Шаһиәхмәтова. Сменаларның берсендә кроссфит һәм заманча кылыч көрәше буенча тренер Александр Буздаловны көтәләр, ул хәзер махсус хәрби операция зонасында.

Бу хакта https://tatar-inform.tatar/news?page=2 хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев