Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы бара

Бәйгедә Татарстан Республикасының 5-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс 3 юнәлештә (18 номинация) үткәрелә.

«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан итә.

Юнәлешләр һәм номинацияләр:

  1. Фото юнәлеше:

1.1. Иң яхшы фотопортрет;

1.2. Иң яхшы фотопейзаж;

1.3. Иң яхшы фотонатюрморт;

1.4. Иң яхшы көнкүреш фотографиясе;

1.5.Иң яхшы документаль фотография;

1.6. Иң яхшы фәнни-гамәли фотография;

1.7. Иң яхшы фотоколлаж.

2. Видео юнәлеше:

2.1. Иң яхшы реклама видеоролигы;

2.2. Иң яхшы презентация ролигы;

2.3. Иң яхшы укыту видеоролигы;

2.4. Иң яхшы корпоратив фильмы.

3. Полиграфия юнәлеше:

3.1. Иң яхшы визитка;

3.2. Иң яхшы буклет;

3.3. Иң яхшы афиша;

3.4. Иң яхшы календарь;

3.5. Китапка иң яхшы тышлык.

Бәйге 3 этаптан тора, I этапта конкурс материалларын 10 сентябрьгә кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/62d927534ba000603ae4b905/ адресы буенча юлларга кирәк. II этап Конкурсның экспертлар комиссиясе эше (11.09.2022 – 30.09.2022) һәм III этап бәйгенең финал өлеше.

Тулырак мәгълүмат http://belem.ru/node/8526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев