Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Печән базары» фестивалендә милли киемле Кен һәм Барбины сайлаячаклар

Фестивальнең махсус фотозонасында татар Барбие һәм татар Кены стилендә фотога төшәргә мөмкин булачак.

Быел 26нчы август көнне Казанның Кабан күле буенда 10нчы тапкыр «Печән базары» («Сенный базар») узачак.

«Печән базары» – заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале. Фестиваль кысаларында «Миллиард. Татар» проекты оештырган Fashion tatar акциясе узачак. Анда татарча Кен һәм Барбины сайлаячаклар, дип хәбәр иттеләр оештыручылар «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Бу хакта Миллиард татар телеграм каналында хәбәр ителә.

Fashion tatar акциясе заманча милли татар костюмын популярлаштыруга юнәлдерелгән, дип аңлатты акциянең оештыру комитеты әгъзасы, «Миллиард.Татар» проектында катнашучы Регина Яфарова.

«26нчы августта, шимбә көнне, фестиваль кунаклары фестивальнең Мәрҗани һәйкәле янындагы махсус фотозонасында татар Барбие һәм татар Кены стилендә фотога төшәргә тиеш. Киемнәрдә алсу төс һәм заманча образ өстенлекле», – дип сөйләде ул.

Фотоны #fashiontatarmt хештегы белән социаль челтәрләрдә нәкъ менә 26нчы август көнне 12.00 – 17.30 сәгатьләрдә урнаштырырга кирәк. Шул ук көнне 19.00 сәгатьтә конкурска йомгак ясалачак һәм иң яхшы образлар бүләкләнәчәк.

Акция ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» АҖ ярдәме белән уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев