«Печән базары 2024»: Игътибар үзәгендә – татар гаиләсе
Быелгы фестивальнең төп темасы – татар гаиләсе.
24нче август көнне Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буенда татар дизайны дөньясында төп вакыйга – шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале «Печән базары» узачак.
Беренче тапкыр 2013 елда оештырылган бу фестиваль быел 12нче мәртәбә узачак.
Ул Гаилә елына багышлана: монда шәҗәрә төзү буенча мастер-класслар һәм узган гасыр башы татарларының гаилә традицияләре турында лекция, туй фотографияләре күргәзмәсе һәм хәтта тиз танышулар да булачак.
Шулай ук фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекторийлар, журнал архивларын уку, фотозона, татар чәйханәсе, кино, заманча татар музыкасы һәм СалаваТік вокаль төркеменнән балалар музыкасы концерты, татар телендә өстәл уеннары һәм башкалар.
Гаилә елы уңаеннан фестивальне оештыручылар «Туй күлмәге» флешмобы игълан итте. Теләге булган һәркем үзләренең ата-аналары яки әби-бабаларының туй фотоларын, шулай ук әгәр кәләш белән кияү туйда милли костюмнардан икән заманча туй фотоларын җибәрә алды.
Әйтик, үзләренең туй фотосурәтләрен Татарстанның халык язучысы Ләбиб Лерон, танылган журналист Искәндәр Сираҗи һәм режиссер Илшат Рәхимбай җибәрде инде. Фестиваль барышында төрле елларның туй фотографияләреннән экспозиция оештырылачак.
«Ялкын» журналы татар яшьләре өчен тиз арада танышу оештырачак.
Быел үзенең 35 еллыгын билгеләп үтүче «Идел» яшьләр журналы журнал архивларын уку буенча интерактив тәкъдим итәчәк. Журналның узган елгы саннарында мөнсәбәтләр, ирек, мәхәббәт темасына басылган мәкаләләрне бергәләп укып, фикер алышырбыз.
Быел фестивальне оештыручылар балаларны татар телле мохиттә тәрбияләү темасына аерым игътибар бирделәр. Шулай итеп, лекорий вакытында
гаиләдә татар телен ничек саклап калу турында дискуссия оештырылачак.
Маркетта татар телендә төрле уеннар һәм балалар китаплары тәкъдим ителәчәк. Өстәл уеннары буенча татар телендә аерым турнир оештырылачак.
Быелгы фестивальнең төп темасы – татар гаиләсе. Шуңа бәйле рәвештә,
лекцияләрдә үзеңнең шәҗәрәңне ничек өйрәнә башларга икәнен, узган гасыр татар гаиләләренең көнкүреше ничек төзелгән белергә мөмкин булачак.
Быелгы фестивальдә татар дизайнерлары, рәссамнары, кулинарлары, музыкантлары һәм башка креатив индустрия вәкилләренең заманча эшләрен күрергә мөмкин булачак.
Татар дизайнерларыннан тыш фестивальдә шулай ук башкорт халкы вәкилләре катнашачак.
Балалар өчен төрле мастер-класслардан торган аерым мәйданчык эшләячәк.
Фестиваль вакытында балалар өчен «СалаваТІК» балалар вокаль төркеме чыгышы катнашында концерт программасы һәм YouTube та аларның роликларын карау
оештырыла.
Чәй зонасы XIX-XX гасыр чоры татар көнкүреше стилендә бизәләчәк. Татар милли киемнәреннән килгән һәр гаиләне бушлай көнчыгыш тәм-томнары белән сыйлаячаклар.
Фестиваль вакытында тематик фотозонада истәлеккә гаилә фотолары ясарга һәм үләннәр белән чәй пешерү осталыгына өйрәнергә мөмкин булачак. Биредә татар чәй пшерү буенча мастер-класслар сериясе узачак.
«Печән базары» фестивале Айнур Әскәровның «Ел гаиләсе» фильмы һәм заманча
татар музыкасы концерты белән тәмамлана.
«Ел гаиләсе» комедиясе күп балалы Рәхмәтуллиннар гаиләсе турында сөйли. Алар кредитлар һәм бурычларга тәмам баткан хәлдә, иске микроавтобуста «Ел гаиләсе» конкурсына бара. Алар конкурсның төп призы гаиләне таркалудан коткаруның соңгы мөмкинлеге икәненә чын күңелдән ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев