Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Патруль 29»: «Ялкынлы сәлам!»

Түбән Кама шәһәрендәге «Патруль 29» яшь юл хәрәкәте отряды белән танышуны дәвам итәбез.

Түбән Кама шәһәрендәге «Патруль 29» яшь юл хәрәкәте отряды белән таныштырган идек инде сезне, дуслар! Танышуны дәвам итәбез. Куанычлы яңалыклары турында безнең белән уртаклашып торалар. Афәрин!

Яшь инспекторлар отряд җитәкчесе Эльвира Гаяз кызы Бекжанова җитәкчелегендә ветеран Нурания Сәләхи кызы Мөхәммәтованы Бөек Җиңү көне белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.

«Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар. Фатир тәрәзәләренә Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәр урнаштырдылар. Шулай итеп, алар Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерделәр, вафат булган ветераннарны искә алдылар.

«Хәвефсез тәгәрмәч — 2024» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Максатлары — юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Лариса Шәемова.

Фотолар Э.Г.Бекжанова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев