Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

ОРВИ һәм грипп белән авыручы балалар саны артырга мөмкин

Яңа ел каникуллары сезонлы авырулар статистикасына уңай йогынты ясады. Ләкин тиздән ул кискен үзгәрергә мөмкин.

Чаллыдагы Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар үткәрүне кайтарырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, киләсе атнада ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту ихтималы зур.

Бариев билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникуллары сезонлы авырулар статистикасына уңай йогынты ясады. Ләкин тиздән ул кискен үзгәрергә мөмкин.

«Һәр укучыны җентекләп тикшерү, температурасын үлчәү мәҗбүри. Әгәр авыру билгеләре ачыкланса, бала ашыгыч рәвештә изоляцияләнергә тиеш.

Авыру билгеләре булган баланың коллективта булуы авыруның бөтен төркемгә, сыйныфка йогуына китерә», – диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шулай ук өлкәннәрне авыру килеш эшкә килмәскә чакырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев