Онытмагыз, оялмагыз, сөйләшегез!
Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбе укучысы яза.
Хәзерге вакытта татар теленә көч бирер өчен татар халкы күп эшләр башкара. Мәсәлән, татар телендә яңа телеканал ачылды, тамашалар, мультфильмнар күрсәтелә, яңа төр бәйгеләр оештырыла... Шуңа да карамастан, татар халкының санын алган чакта 600 меңгә кимегәне ачыкланды. Бу бик зур саннар. Минемчә, аларның күбесе үзләрен башка милләт дип яздыргандыр. Ләкин алар үз туган татар телен онытмаска тиешләр. Ана теле бер генә була. Мин аларны хыянәтче дияр идем. Безнең республикабызда рус телендә күбрәк аралашалар, татар республикасы булса да. Мин татар теленең киләчәктә яшәячегенә ышанам. Әгәр дә кеше үз туган телен беренче урынга куйса, татар телендә зур уңышларга ирешер. Әгәр аны эшләмәсә, татар теле, әлбәттә, югалачак. Кайда гына булсак та, яшәсәк тә, без татар телен онытмаска, аның белән горурланырга, аны куллану юлларын эзләргә тиешбез.
Рәмис Нәбиуллин, 9нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев