Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Өлкән сыйныф укучыларын фейкларны танырга өйрәтәчәкләр

Интернеттагы фейклар тормышка чын зыян китерә: фейкларның дәүләткә һәм кешеләрнең тормышына тискәре йогынтысы әйтеп бетергесез.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Диалог Регионнар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен цифрлы грамоталылык буенча уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыру турында килештеләр.

Россиядә фейк-мәгълүмат саны бөтен дөньядагыдан һич тә ким түгел. Интернеттагы фейклар тормышка чын зыян китерә: фейкларның дәүләткә һәм кешеләрнең тормышына тискәре йогынтысы әйтеп бетергесез. Һәр икенче интернет кулланучы көн саен фейклар белән очраша. Фейкларга иң ышанучан кешеләр – алар балалар, чөнки алар әле тәҗрибәсез һәм чынны ялганнан аера белми.

16 июньдә кул куелган килешү кысаларында Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм "Диалог" берләшмәсе укытучыларны фейкларны аңлатуга, һәм дөрес булмаган мәгълүматка каршы торуга җәлеп итәчәк.

«Бүген без интернетта бик күп мәгълүмат белән очрашабыз. Һәм иң беренче чиратта, безнең балалар куркыныч астында, чөнки алар фейкларга ышанып, начар йогынтыга бирелергә мөмкин.

Яшь буынны хакыйкатьне ялганнан аерырга, мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә дөрес аңларга өйрәтү бик мөһим. Мәгариф министрлыгы интернеттагы дөрес булмаган мәгълүматка каршы системалы көрәш алып бара. Әлеге Килешүне имзалау бу мөһим юнәлешне тормышка ашыруда тагын бер этәргеч булыр дип өметләнәбез», - диде Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.

"Цифрлы грамоталылыкны арттыруны мәктәптән башларга кирәк, балаларга критик фикерләү нигезләрен һәм теләсә нинди мәгълүматны тикшерү гадәтен өйрәтергә кирәк. Безнең уртак тырышлыгыбыз балаларны интернетта үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтер һәм аларны теләсә нинди мәгълүмати янаулардан коткарыр дип өметләнәм», - дип өстәде «Диалог» генераль директоры Владимир Табак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев