Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Өлгереп калыйм әле

Менә 10 ел инде безнең өйдә Укытучылар елы.

Дусларым, менә инде 2023 елны да озатырга вакыт җитте. Ул Укытучылар һәм остазлар елы иде. Ел бетеп бара, ә мин яраткан укытучыларым турында газетага язмадым да.

Менә 10 ел инде безнең өйдә Укытучылар елы. Ни өчен дисезме? Чөнки – Даутова Алсу Камил кызы, әле минеке генә түгел, ул, Дамир абыемның да, Камил абыемның да беренче укытучысы. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безне ачуланмый, бик ярата. Безнең бар яктан талантлы, белемле булуыбыз өчен тырыша. 

Минем тагын бер яраткан укытучым бар. Ул минем әбекәем – Лизия Гобәйдулла кызы. Минем әбекәем 38 ел мәктәптә балалар укыткан, хәзер лаеклы ялда.

Без, абыемнар, мин һәм сыйныфташларым, бу ике хөрмәтле кешенең йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышып укыйбыз. Аларны Яңа ел белән котлыйбыз һәм сәламәтлек телибез. 

Гөльяз Фазлиева, Актаныш 1нче урта мәктәбе, 3А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев