Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Өйрәнәләр, өйрәтәләр...

Түбән Кама яшь юл хәрәкәте отрядлары бигрәк җитез һәм актив инде, дуслар!

Тиктормаслар! Җитезләр! Күптән түгел шәһәркүләм агитация бригадалары конкурсы гөрләп узды. Анда мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 30 команда катнашты. 

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы Илсөя Нурислам кызы Сафонова балаларның иҗади, зирәк һәм җаваплы булуларына соклануын яшермәде.

— Яшь юл инспекторларының бик күңелле фестиваленә әйләнде бу конкурс. Кызыклы презентация, флешмоб, такмаклар, тирән мәгънәле роликлар әзерләгән һәм заманча халык әкиятләрен сәхнәләштергән иде агитбригадалар. 

Шундый иҗади чыгышлары аша юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Алар бик мөһим кагыйдәләрне искәрттеләр — караңгыда яктылык кайтаручы элементлар файдалану, иминлек каешларын куллану, машина йөртүче һәм җәяүлеләрнең үзара дустанә мөнәсәбәтен булдыру... Девизлары — юл белән дуслашырга! 

Яшь юл инспекторлары — чыннан да, универсаль балалар. Юл йөрү һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен камил белүчеләр генә түгел алар. Артистлар да, нәфис сүз осталары да, яшь хәбәрчеләр дә һәм оста агитаторлар да безнең укучылар. Юл иминлегенә үзләре дә өйрәнә, яшьтәшләрен һәм әти-әниләрне дә өйрәтәләр.

Конкурста һәрбер отряд бер-берсенә лаеклы көндәш иде. Мәктәпләр арасында: 1нче урынга — 36нчы һәм 23нче, 2нче урынга — 27нче һәм 18нче, 3нче урынга 3нче мәктәп лаек булды.

Балалар бакчалары арасында җиңүчеләр: 1нче урында — 23нче, 2нче урында — 72нче, 3нче урында 77нче балалар бакчасы.

Афәрин! Безнең балалар булдыра. Яңадан-яңа уңышлар, имин юллар барыбызга да! — диде ул.

Лариса Шәемова.

Фотолар И.Н.Сафонова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев