Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Өч якын дус

Гаилә - һәркем өчен иң кадерле, якын, кирәк нәрсә. Бүген мин сезгә үз гаиләм турында язарга булдым.

Без гаиләдә бишәү: әти, әни, ике абыем һәм төпчек кыз мин.  Иң кечкенәсе булгач, билгеле инде, миңа игътибар да күбрәк эләгә. Абыйларым шәһәрдә булгач, көн дә миңа шалтыратып,  кайгыртып торалар. Әти-әнине әйтәсе дә юк...

Гаиләбезне бик дус дип саныйм. Абыемнарның дуслыгына кемнәр генә шаккатмый икән?!  Яшь аермасы бер генә ел булгач, алар бер-берсен кайгыртып үскәннәр. Унике-унөч елдан иң көтеп алган кыз булып мин туганмын. Хәзер без өч якын дус. Олы абыем узенең ролен шулхәтле оста башкара, исең китәрлек. Уртанчы абыем белән безнең һәрвакыт хәлебезне белеп, кирәк чакта ярдәм итеп тора.

Безнең дуслыгыбызда мин әни-әтинең роле зур. Чөнки алар һәрдаим дус булыгыз, сез бертуганнар бит, дип торалар.

Шулай итеп яхшы гаилә кешегә куп нәрсә бирә. Гаиләң булса , югалмыйсың.

Гүзәлия Рәсүлова, Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев