Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Нур» балалар татар театр студиясе «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектаклен тәкъдим итте

Спектакльнең төп фикере - «Гаджетыңны куй!».

Премьера Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 20нче декабрь көнне үтте.

«Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектакле заманча сәхнә һәм кино теле белән тамашачыга хәзерге заманның төп проблемаларының берсен күрсәтә: бала һәм телефон.

Спектакльнең төп фикере - «Гаджетыңны куй!».

Спектакль чын хисләр һәм дуслыкның мөһимлеген искә төшерде, чөнки нинди генә заманча гаджет та, иң популяр социаль челтәрләр дә тере аралашуны һәм җылы мөнәсәбәтләрне алыштыра алмый.

Спектакльдә «Нур» татар театр студиясенә 2012 елдан бирле йөргән балалар уйнады. Быел спектакльдә студиягә ккилгәндә татар телен башлангыч дәрәҗәдә генә белгән балалар катнашты. Алар репетицияләр барышында телне дә үзләштерәләр. Аларның спектакльдә катнашуы үзләре өчен мөһим шәхси җиңү дә булды һәм туган телне тагын да яхшырак үзләштерергә дәртләндерде.

Студиянең сәнгать җитәкчесе – РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, Г. Камал исемендәге ТДАТ актрисасы,  Г. Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты, педагог – Наилә Гәрәева.

Киләсе спектакльләр 2023 елның гыйнварында күрсәтеләчәк.

https://mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев