Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Новые имена «Татмедиа» бәйгесе старт алды

Бәйгедә 12 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.

Бәйгене «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үткәрә. Аның максаты — талантлы штаттан тыш хәбәрчеләрне ачыклау. Бәйге татар һәм рус телләрендә үтә.

Бәйгедә 12-17 яшьлек катнашучылар аерым номинациядә, 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар башка номинцияләрдә көч сынаша.

Штаттан тыш хәбәрчеләр «ТАТМЕДИА» акционерлык агентлыгы белән килешү төзегән булырга тиеш.

Бәйгене үткәрү этаплары:

• I этап — эшләрне кабул итү (01 март — 31 октябрь);
• II этап — конкурсның шорт-исемлеген төзү (31 октябрь — 15 ноябрь);
• III этап — нәтиҗәләр ясау (2024 елның 2 декабеннән дә соңга калмыйча). 

Гаризалар электрон вариантта tatmedia123@rambler.ru почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон (843) 222-09-99 (доб. 1343)

Конкурска бирелгән эшләр түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:

• 2024 елның 01 мартыннан 2024 елның 1 октябренә кадәр «ТАТМЕДИА» матбугат чараларында урнаштырылырга тиеш;
• Мәкалә, очерк, репортаж яки башка жанрда булырга, күләме 2 мең билгедән ким булмаска тиеш. Катнашучының һәр эше 1-2 фотосурәт белән иллюстрацияләнергә тиеш.

Номинацияләр:

«Лучшая журналистская работа внештатного автора на русском языке».
«Лучшая журналистская работа внештатного автора на татарском языке».
«Лучшая журналистская работа юного внештатного автора на русском языке».
«Лучшая журналистская работа юного внештатного автора на татарском языке»

Җиңүчеләр ЯНДЕКС Станция Мини акыллы колонкалары белән бүләкләнәчәк.

Нигезләмә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев