Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ноябрьнең өченче якшәмбесе – бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәләр. Быел бу дата 20 ноябрьгә туры килә.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәләр. Быел бу дата 20 ноябрьгә туры килә. 

14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак. Профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең җәүлеләр, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, белем бирү оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак.
Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр катнашачак.
Акциядә катнашучылар аеруча тыгыз хәрәктле урамнарда һәм чатларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырачаклар һәм җәяүлеләргә яктылыкны кайтаручы элементлар өләшәчәкләр.
18 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне»узачак.
Акциянең максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, үлем-китем очракларын киметү, юлларда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына кешеләрне җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев