Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Нихәл, укытучым?» видеобәйгесенә интервью

Мин, Асылъяр Хәсәнова, Мөслим гимназиясендә 3б сыйныфында укыйм. 1-2 сыйныфны Вәрәшбаш мәктәбендә укыдым. Укытучым Миләүшә Кәшбетдиновнаны нык сагынам, шуңа күрә дә аның янына еш кереп йөрим. Сезгә дә аның белән әңгәмә тәкъдим итәм.

Исәнмесез,  Миләүшә Кәшбетдиновна, инде гимназиядә эшли башлаганыгызга да 8 ай вакыт узып киткән. Гимназиягә ияләшеп буламы, авыл мәктәбен сагынасызмы?

Әлбәттә, сагынам. Вәрәшбаш мәктәбе – ул минем белем иленә тәүге аяк баскан беренче мәктәбем генә түгел, ә беренче хезмәт юлымны башлап җибәргән эш урыным да. Гимназиягә ияләшү миңа әллә ни авыр булмады, чөнки бөтен укытучылар да таныш. Һәммәсе дә ярдәм итәргә генә тора. Үз чиратымда мин дә булышам инде.

Миләүшә Кәшбетдиновна, әз укучылы мәктәптә эшләгәннән соң, куп

укучылар белән эшләүне ничек кабул иттегез?

Мин уку елы башында 2нче сыйныф укучыларын кабул итеп алдым. Сыйныфта 2 кыз, 14 малай. 16сы 16 төрле холыклы, һәрберсенә шәхес итеп карыйм. Арада бик шуклары да бар. Авылдагы кебек авызыңа гына карап утырмыйлар. Ләкин нинди генә булмасын, мин аларның һәрберсен яратам. Укучыларны аеру, кемнедер яклау, кемнедер күрә алмау минем кануннарга язылмаган. Икеле куярга яратмый, ләкин өй эше эшләп килмәгәннәргә “рәхмәт” әйтмим.

Миләүшә Кәшбетдиновна, ә әти-әниләр сезне ничек кабул итте? Сез

алар белән аралашасызмы?

Укучыларымның әти-әниләре алтын бөртекләре кебек. Алар белән без туганнар кебек яшибез. Кирәк чакта мин алардан киңәш сорыйм, ярдәм кирәк булса алар миңа мөрәҗәгать итә. Шушы 8 ай дәвамында һәр бәйрәмне чәй табыны артында уздырдык. Күзләр генә тимәсен, бик күңелле яшибез.

Киләчәккә планнарыгыз ничек?

Эш урыннары сакланса, бу укучыларым белән эшләүне дәвам итәр идем. Чөнки мин бер җирдән икенче җиргә күчеп йөрүне авыр кабул итәм. Укучыларыма да, әти-әниләргә дә сәламәтлек телим!

Әңгәмә өчен зур рәхмәт!

Асылъяр Хәсәнова, Мөслим гимназиясе, 3б классы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев