Нибары биш көн!
«Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә биш көн эчендә мин вакытымны кызыклы итеп үткәрдем. Инде сезгә кызыклы көндәлегемне тәкъдим итәм.
Биләрдәге «Сәләт» форумының йомгаклау сменасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә узды. Әлеге сменада миңа да катнашу бәхете насыйп булды. Монда үткән биш көн эчендә мин вакытымны кызыклы итеп үткәрдем, яңа дуслар таптым, белемнәр тупладым. Инде сезгә кызыклы көндәлегемне тәкъдим итәм.
8нче август
Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music
Килүгә без форумның профильле мәйданчыклары белән таныштык. Кичке аштан соң рәсми ачылыш тантанасы булды. Тантаналы ачыштан соң Open-air концертында Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music чыгыш ясады.
9нчы август
Мин – оратор!
Иртәбез тематик зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң форумның уку программасы башланды. Мин ораторлар сәнгате дәресен сайладым. Беренче сәгатьтә Айнур Даллас безгә оратор сәнгате турында теория сөйләде. Аннары командаларга бүленеп өйрәнгән теорияне практикада проект яклап ныгыттык. Төштән соң волейбол һәм шахмат буенча чемпионат, бура, боччо ярышлары үткәрелде. Калган сәлкешләр, аланнар өчен джем-сессияләрдә катнашты.
Кич белән«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль турнирын элитар клуб әгъзасы, «Бәллүр ябалак» иясе Никита Старун үтәрде.
10нчы август
Татарлар өчен – «Җанлы Сәләт»
Иртәнге аштан соң татар телен яхшы белгән балаларны «Җанлы Сәләткә» алып бардылар. Монда без видеолар, клиплар яздырдык.
Төшке аштан соң футбол һәм стритбол буенча чемпионат, өстәл теннисы, корнхол ярышлары үтте. Аннары аланнар арасында тотрыклы үсеш максатлары буенча уен булып узды. Кичке чара «ВАУвидео» кичәсе белән башланды. Көн давамында төшергән трейлер, клиплар белән аланнар көч сынашты. Безнең алан 1нче урынны яулады, матур итеп бизәлгән торт бүләк иттеләр. Кичке чарадан соң отряд белән шәмчек уздырдык.
11нче август
«Алдынгылар Биләр Форум»
Биләрдә үтә торган «Алдынгылар Биләр Форум» кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы булды. Анда мин дә катнаштым. Тантана 800гә якын бала һәм 200 остаз катнашында үтте. Хәрәкәткә кушылыр алдыннан без ант бирдек. Аннары остазлар билге таратты һәм без бер-беребезгә махсус беләзекләр кидерттек.
Бу көнне шулай ук алан белән зур шәмчек үткәрелде. Әйдаманнар гитарада уйнап, җырлап, җылы сүзләр әйтеп, изге теләкләр теләп безнең белән Форумны йомгаклау кичәсен уздырдылар.
12нчы август
Өйгә!
Иртәнге аштан соң дуслар һәм әйдаманнар белән саубуллашып өйләргә кайтып киттек. Әлеге Форумга безне оештырып алып барган Әлфия Илгиз кызына зур рәхмәтемне белдерәм! Бу көннәр дәвамында алган хәтирәләр әле озак сакланыр.
Гүзәл Хаҗиева, Балтач районы, Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев