Укучылар һәм укытучылар өчен «Патшабикә көз» («Царица – осень») республика конкурсы үтә
Укучыларны һәм укытучыларны көз фасылына багышланган «Патшабикә көз» («Царица – осень») республика конкурсында катнашырга чакыралар.
Көз – елның искиткеч вакыты, аның палитрасы шундый якты һәм бай, теләсә кайсыбызны тылсымлы матурлыкка сокланырга мәҗбүр итә ала. Көз! Елның гаҗәеп, мавыктыргыч фасылы – ул искиткеч картиналары белән кешеләрне сокландыра һәм шатландыра!
Укучыларны һәм укытучыларны шушы матур ел фасылына багышланган «Патшабикә көз» («Царица – осень») республика конкурсында катнашырга чакыралар.
Бәйгенең максаты – катнашучыларның иҗади потенциалын һәм идеяләрен тормышка ашыру.
Катнашучыларның яшь төркемнәре:
- балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр;
- 7-10 яшьлек укучылар (кече яшь төркеме);
- 11-14 яшьлек укучылар (урта яшь төркеме);
- 15-18 яшьлек укучылар (өлкән яшь төркеме);
- мәгариф оешмаларының тәрбиячеләре һәм педагогик хезмәткәрләре.
Конкурсның номинацияләре:
- декоратив-гамәли сәнгать эшләре.
- рәсем сәнгате эшләре.
- фотоэтюдлар.
- презентацияләр.
- әдәби эшләр.
- театр сәнгате эшләре.
- педагогик тәҗрибә коллекцияләре.
Материалларны тапшыруның соңгы срогы 2024 елның 4 ноябре.
Тулырак https://tat-konkurs.ru/ сайтында.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев