Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтендөнья татар конгрессы «Татар уллары» марафонын игълан итә

Катнашучылар Муса Җәлил шигырьләрен укып яки яттан сөйләп, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкарып, мәшһүр талантларыбыз турында истәлекләр белән уртаклашкан видеоязмаларын социаль челтәргә урнаштырырга тиеш.

 

Бөтендөнья татар конгрессы «Татар уллары» марафоны башлану турында игълан итә.

Катнашучыларның Муса Җәлил шигырьләрен укып яки яттан сөйләгән, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкарган, мәшһүр талантларыбыз турында истәлекләр белән уртаклашкан видеоязмаларын #татаруллары2023 дигән хештег куеп, үзләренең Вконтакте (https://vk.com) социаль челтәрендәге шәхси битләрендә урнаштырырга чакыралар.

Мәдәният атналыгы марафонының идея авторы – «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов һәм проект җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев