Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда Кызыл китапка кергән флора һәм фауна темасына кул эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды

Конкурста 2 меңнән артык бала катнашты.

Конкурста 2 меңнән артык бала катнашты.

Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм мөмкинлекләре чикле балалар арасында үткән конкурста җиңүчеләрне билгеләде. Балалар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар сурәтләнгән эшләнмәләр җибәрделәр. Конкурска 522 оешмадан барлыгы 2100дән артык эш җибәрелгән.

Җиңүчеләр арасында Чаллы балалары да бар. Мәсәлән, Азамат Зарипов (11нче мәктәп), Ирина Метелева (4нче балалар экология-биология үзәге), Ләйлә Камалова (4нче балалар экология-биология үзәге) тамашачылар мәхәббәтенә лаек булды.

«ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр» номинациясендә өченче урынны Елизавета Лушина (26нчы гимназия), икенче урынны – Дарья Чистякова (78нче лицей. А.С. Пушкин). "ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар" номинациясендә беренче урынга Сарин Мирзаханова лаек булды (Яр Чаллының "Өмет" балалар өчен №86 мәктәп-интернаты).

https://ojm.tatarstan


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев