Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мәйдан – батырлар өчен!» әдәби әсәрләр конкурсы игълан ителде

Әдәби әсәрләр танылган көрәшчеләргә, остаз-тренерларга яисә көрәш тарихына багышланган булырга тиеш. Конкурста мәктәп балалары да катнаша ала.

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә татар телендәге әдәби әсәрләр арасында «Мәйдан – батырлар өчен!» дигән конкурс игълан итә.

Конкурс 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2022 елның 16 декабрендә.

Конкурста татар халкының күренекле уллары – Сабан туе мәйданнарында батыр калган, халыкара бәйгеләрдә татар данын еракларга тараткан чемпион көрәшчеләрнең шәхесенә, яңа буын өчен үрнәк булырдай катлаулы һәм кызыклы тормыш юлына, көрәш тарихында аерым урын тоткан вакыйгаларга, хөрмәтле остазлар-тренерларга, милли көрәшебез тарихына багышланган әсәрләр кабул ителә. Алар татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Әсәрләрнең саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала.

Конкурска килгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнә. Беренче чиратта, сюжет яңалыгы, оригинальлек, язучының зәвыгы, тел сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге күздә тотыла.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен «Казан утлары» журналына 2022 елның 1 нче яки 2 нче ярты еллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә тиешләр.

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть» номинациясе

I урын – 100 мең сум

II урын – 80 мең сум

III урын – 60 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе –

20шәр мең сум

«Хикәя» номинациясе

I урын – 50 мең сум

 

II урын – 40 мең сум

III урын – 30 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе –

15әр мең сум

МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ АРАСЫНДА

«Шигырь» номинациясе

I урын – 15 мең сум

II урын – 10 мең сум

III урын – 8 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе –

5әр мең сум

Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Мәктәп укучыларының уңышлы әсәрләре «Казан утлары» журналы сайтына эленәчәк.

Конкурс йомгаклары турында мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла. Сайт: kazanutlary.ru; «ВКонтакте»: vk.com/club157469183.

Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә.

Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.

Тулырак: http://kazanutlary.ru/news/byge/mydan-batyrlar-ochen-dbi-srlr-konkursy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев