Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Музейга бай тарих бүләк ит

Менә алар: «Музейга бай тарих бүләк ит» акциясенең кечкенә патриотлары һәм әти-әниләребез.

18нче май Халыкара музейлар көне. Мондый бәйрәмнәрдә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез чагыла. «Хәрәкәттәге музей» проекты кысаларында бакчабыз нәни балалардан башлап, әти-әниләр, бакча тәрбиячеләре өчен тарихыбызны өйрәнү, хөрмәт итү өчен күп төрле  эшләр алып бара. Шул исәптән «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы «Музейга бай тарих бүләк ит» дип исемләнгән  акция уздырды. Балалар һәм әти-әниләр бакчабыз музеена тарихи эш кораллары, киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары һәм күп төрле экспонатлар алып килделәр. Бу эш алымы безнең «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында грант юнәлеше буенча эшләп килүче проектыбызга зур ярдәм булды. Бүләк ителгән экспонатлар музейда сакланган ядкарьләрнең исемлеген һәм музей фондын киңәйтүдә ярдәм итте. Ә инде «Хәрәкәттәге музей» проектын дәвам итеп эшләгәндә, бу акциядә  җыелган экспонатларны балалар белән интерактив музей студиясендә, бәйрәмнәрдә, театрларда җанландырып куллану бик отышлы  ысул. «Музейга бай тарих бүләк ит» акциясе балаларга һәм әти-әниләргә мәдәни мирасны саклау, халкыбызның тарихын кызыксынып өйрәнү өчен ярдәм итәчәк. Чөнки еш кына мондый әйберләр чормаларда һәм  киштәләрдә тузанланып яталар. Ә без аларга икенче сулыш биреп, җанландырып яшәешебезгә кайтарабыз. Акция нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак. 

 Яр Чаллы шәһәренең “100нче номерлы “Алтын каурыйлы кош” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев