Музей чакыра: мастер-класслар, экспонатлар, экскурсияләр...
Ачык ишек

Музей чакыра: мастер-класслар, экспонатлар, экскурсияләр...

Халыкара музейлар көне уңаеннан, Чаллы шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Музейда төн» акциясе узачак.

2023 елда Чаллы шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Музейда төн» акциясе 19 майда узачак һәм музей ишекләре 22.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Акция кысаларында теләге булган һәркем даими экспозиция белән таныша, мастер-классларда катнаша алачак. Музейда экскурсияләр оештырылачак. Җәяү йөрергә яраткан һәркемне Гидростроительләр урамында җәяүле экскурсиягә кушылырга чакыралар.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев